Сез кинога йөрисезме? (Сораштыру)
Мәдәният

Сез кинога йөрисезме? (Сораштыру)

Ноябрь ахырында Балтачның "Сабантуй" ял паркының машиналар тукталышында автокинотеатр эшли башлады. Район кинооешмасы хезмәткәрләре һәр атнаның шимбәсендә балтачлыларны яңа кинолар белән сөендерә.

Райондашларыбыз бу яңалыкны ничек кабул итте икән? Аларның фикерен белү максатыннан сораштыру үткәрергә булдык. Без аларга бары бер сорау белән мөрәҗәгать иттек. Сез кинога йөрисезме?

Азат Газизов, Балтач бистәсе: "Атна саен булмаса да, барам. Барысы да ошый дип әйтә алмыйм. Тирән мәгънәле кинолар да бар. Автокинотеатр Балтач өчен яңалык, әлбәттә. Ияләнербез әле. Яхшыга тиз ияләнәр бит".

Резеда, Норма авылы: "Гаиләбез белән килгән көннәребез дә бар. Ошый, бик теләп йөрибез".

N. әфәнде, Карадуган авылы: " Бер бардым, бер дә ошамады. Минеке түгел икән дип кайттым. Ошатканнар йөрсен".

Самат, Балтач бистәсе: " Безнекеләргә камилләшү кирәк әле. Балтачлылар автокинотеатр кабул итәрме? Киләчәк күрсәтер".

250

Нет комментариев