«Сәнгать иленә сәяхәт» концертына рәхим итегез
Мәдәният

«Сәнгать иленә сәяхәт» концертына рәхим итегез

10 һәм 11 май көннәрендә район мәдәният үзәгендә Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Сәнгать иленә сәяхәт» дип исемләнгән отчет концерты була.

Сәхнәдә укучылар һәм аларның остазлары, халыкара, төбәкара, республика һәм районкүләм конкурсларда җиңү яулаган лауреатлар, дипломантлар чыгыш ясаячак.
Хөрмәтле райондашлар, Сезне яшь талантларны күреп сокланырга чакырып калабыз. Концертка рәхим итегез! Билет бәясе - 100 сум. Башлана 18.00 сәгатьтә.


250

Нет комментариев