Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Әстерханда бәйрәм карадык (+фоторепортаж)

Әстерхан шәһәрендә уза торган Федераль Сабантуй кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе составында безгә дә катнашырга бәхет елмайды. Бертуктаусыз 24 сәгать юлда булганнан соӊ, иртәнге сәгать 6да кояшлы, матур иртәсе белән Әстерхан шәһәре безне каршы алды.

Әллә кояш һәм җылы бик тансыккамы, әллә инде каршылаучыларныӊ күӊелләрен биреп безне ифрат дәрәҗәдә ятышлы, эчкерсез кабул итүләреме, ничек кенә булмасын, бу шәһәр беренче күрүдә үзенә гашыйк итте. Шәһәр урамнарыннан йөргәндә үзебезнеӊ яшьлек елларын хәтерләткән 70-80нче Казан буйлап сәяхәткә чыккандай хис иттек. Танышу вакыты тар булса да, татарлар нигез саклган бу кирмәннеӊ рухын тоярга мөмкинлек булды.

Ә кичен Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды. Милли киемдәге кызлар Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны чәк-чәк тотып каршы алдылар. Бу мәһәббәт бинаныӊ алдагы елларда төзелеше туктатылган булган, әмма губернаторныӊ тырышлыгы белән моннан 4 ел элек федераль казна хисабына төзелеш тәмамланган. Бинаныӊ бизәлешендә татар орнаменты зур урын алган, һәм ул үзенеӊ миллилеге белән аерылып тора. Сәхнәгә күтәрелеп ике төбәкнең җитәкчесе дә тамаша залына җыелган халыкны сәламләп, милли бәйрәмебез Сабантуе белән котладылар. Татарстан Республикасы Президенты менә икенче тапкыр Федераль күләмдәге сабан туйны кабул иткән Әстерхан губернаторына, биредә яшәүче халыкка рәхмәтен дә җиткерде. Россиянең кырык дүрт төбәгеннән Әстерхан җиренә җыелган милләттәшләребез алдында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле, Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, "Казан егетләре", Марсель Вагыйзов, Алсу Әбелханова, Чулпан Йосыпова һәм башка сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Ахырдан, татары, урысы һәм башка милләт халкы аягүрә басып «Туган тел»не җырладык. Әстерхан шәһәрендә моӊарчы Тукай теле бар халыкны бастырып, шулай көчле яӊгыраганмы, әйтә алмыйм, әмма бу җырны җырлаганда халкыбыз өчен горурлык хисе безнеӊ йөзләрдә иде. Аннары Федераль Сабан туе хөрмәтенә Татарстан Президенты тарафыннан тантаналы кабул итү булды. Бер меӊнән артык кунакны ашатып, эчертеп, кабул итү җиӊел булмагандыр, ә шулай да һәркемгә татар ашлары, тәм-томнары тәкъдим ителеп, кунакларныӊ барчасын туйганчы сыйладылар.

Сабантуй турында алдарак бирелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250