Татарстанда 2016 елның иң күркәм гаиләсе билгеле булды, ул Субаш авылыннан Фәезовлар гаиләсе.
«Күркәм гаилә» проекты өченче ел рәттән үткәрелә. Максаты - авыл җирендә яшәп, күркәм әхлаклы балалар үстерүче үрнәк гаиләләрне барлау, таныту.
Әлеге проект районыбызга зур җиңүләр алып килде. Тләковлар «Уникаль гаилә» номинациясендә җиңү яуласа, Субаштан Фәезовлар 2016 елның иң күркәм гаиләсе булып танылды. Райондашларыбызны әлеге олуг җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!
Нет комментариев