Тутыкмас җәүһәрләр – Норма авыл җирлеге үзешчәннәре (+фоторепортаж)
Мәдәният

Тутыкмас җәүһәрләр – Норма авыл җирлеге үзешчәннәре (+фоторепортаж)

Кызым кулыма "Хезмәтем, җыр-моңнарым сиңа багышлана, Балтачым!" дигән кичәгә чакыру билеты тапшыргач, бер мәлгә аптырап калдым. Сере гади - районыбыз гадәтенчә, үзенең җәүһәрләрен барлап, сәнгать фестивален үткәрә икән. Чират Норма җирлеге һәм Тимирязев исеменәге җәмгыятькә җиткәч, анда катнашучы буларак кызыма иң якын кешеләрен чакыру хокукы эләккән.

Шундый бәйгеләрнең "Гасыр кичкән буын" ( ул елны безнең үзенчәннәр беренче урын алды), "Шушы җирдән, шушы туфрактан без" дип аталганнарында үземә дә оештыру, программа төзү, чыгыш ясау мәшәкатьләрендә катнашырга туры килгәнлектән бу бәйге-тамашаны үткәрүгә никадәр көч, энергия, йокысыз төннәр сарыф ителгәнен яхшы беләм. Үзешчән ул төп хезмәтеннән тыш вакытын яраткан шөгыленә багышлый. Каушый, дулкынлана, ояла. Күпләрен сәхнәгә күтәрү өчен үгетләргә-ялынырга, көен-җаен эзләп табарга туры килә. Үзешчәннәр чыгышының үзенчәлеге шунда - анда чын талантка ия булганнар гына сәхнәгә күтәрелә һәм кабатланмас таланты тамашачыны әсир итә.
"Тамаша башланыр вакыт җитә, ничә залга кертмиләр икән? - дигән уй баштан йөгереп үткән иде. Кертәләр икән, ә ишек төбенә җыелып, залга үтүчеләргә кызыгып, "артык билет булмасмы?" дип өметләнеп торучы билетсыз калганнар.
Фестиваль - ул ул җырлы-биюле тамаша гына түгел, аны үткәрү кагыйдәләрендә (положение) таләпләр югары. Биредә кызлар-егетләр ансамбльләре, дуэт, трио, квартет, хор, спектакльдән өзекләр, нәфис сүз, үзләре иҗат иткән әсәрләр, төрледән-төрле биюләр - гомумән, санап чыгар өчен дә шактый вакыт кирәк.
Ә кешеләрне туплау, эштән соң вакытларын көйләп, репетицияләр үткәрү, сәхнә костюмнары әзерләү һәм башкалар өчен никадәр көч, энтузиазм таләп ителә!
Җирлектә дистәдән артык милләт вәкиле "тел - лөгать, гадәт вә әхлак" алмашып бер-берсен аңлап һәм хөрмәтләп яши, эшли. Аларның яшәеше кояшның якты нурларына тиң. Кичә шул нурларны чагылдырган һәр милләтнең милли киемнәрдән сәхнәгә чыгуы белән башланып китте. Гаҗәп матур манзара! Өч сәгатьләп барган тамашаның һәр чыгышын нечкәләп язмыйм. Һәркайсы көчле алкышларга лаек, профессионал артистлар чыгышыннан ихлас, табигый булуы белән аерылып тора. Аларда тамашаның вакытын сузу өчен буш сүз сөйләү, итәк астына төшүләр бөтенләй юк. Чөнки һәр минут кадерле, әзерләгән чыгышны өзеклек китерми, тамашачыны көттерми җиренә җиткереп башкару мөһим. Номерлар күптармаклы, күмәк чыгышлары сәхнәне дер селкетә.
Мин биючеләргә мөкиббән! Бу тамашада аларның ниндиләре генә куелмады! Милли биюләр дисеңме, лирик, шаян, дәртле, патриотик, парлы, ялгыз, борынгы, әле яңа гына популярлаша башлаганнары...
- Бер биюне айдан артык өйрәндек. Баштагы мәлдә бөтен гәүдә шабыр тир була, катлаулы хәрәкәтләрне җиңелрәге белән алмаштыруны сорасак та, җитәкчебез Рухилә ханым һич кенә дә риза булмады, - дип искә ала кызым.
Тагын бер күренеш сокландырды. Сәхнәдә ир-егетләр хатын-кызлардан күбрәк иде. Ансамбльләр дә берничә төрле. Гарифуллиннарның гаилә чыгышы гына да ни тора!
Шофер егет Фәнис ерак юлларны җыр белән кыскарткан, бәхетенә сөйгәне Илсөя дә сәнгатькә гашыйк кыз була. Алар ул-кызларын да әдәпле, әхлаклы, талантлы итеп үстерәләр. Шуңа да "Гаилә һәм мәктәп" журналы үткәргән "Күркәм гаилә" конкурсы лауреатлары булганнар.
Баянчылар ансамбле чыгып тезелгәч, сәхнә тулды. Безнең ише өлкәннәрнең күңелләре нечкәреп, күзләр яшьләнде. Ир-егетләр, кызлар ансамбльләре дә безнең яшьлек җырларын яңгыратты. Әйе, чын җәүһәрләр онытылмый шул, әнә ул җырларны бүгенге яшьләр ничек оста итеп башкара!
Бер уйласаң, җирлектәге талантларның күплегенә гаҗәпләнәсе дә түгел. Чөнки мин белә башлаганнан биредә район музыка мәктәбе филиалы эшли һәм анда талантлы педагоглар укыта. Озак еллар Норма мәктәбен җитәкләгән Рәкыйп Галиев оста баянчы, хәзерге директор Габелфәрт Хаҗиев үзенчәлекле тавышка ия, балтачлыларның яраткан җырчысы.
Аксакал драматург Туфан Миңнуллинның "Хатын үзебезнеке" скетчын карганада күздән яшьләр чыкканчы көлдек. К. Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән җырлы-биюле "Сабантуй" күренешендә сәхнәдәгеләр белән бергә җырлап-биеп җибәрәсе килде. Фәния ханым үзе иҗат иткән шигырендә төбәкнең күренекле кешеләрен искә алып, аларга мәдхия җырлады.
Залдагы халыкның күпчелеге артистларның туганнары, балалары, якыннары. Алар "Әнә минем әти, әни, апа, абый", дип куанып кул чаба. Нинди зур әһәмияткә ия бу чара!
Тик күңелне тырнаган күренешне дә язмый калып булмый. Залдагыларның чыгышларны хуплап, чинап кычкырулары кыргый бер гамәл. Һич тә зыялылык, затлылык түгел инде бу!
Рәхмәт Норма җирлегенә кергән авылларның, оешмларның барлык талантларына. Иҗат чишмәләре сакмасын, киләчәктә дә очрашып, талантларына сокланырга насыйп булсын. Чара ничек итеп югары нотада башланган булса, шундый ук югарылыкта "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Әминә Мөхәммәтҗанова,
Шубан авылы.

250

Нет комментариев