Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Үзебезгә үзебез бәйрәм ясадык

Авыл халкы гына бик аз чыга

Чутайның еллык колхозчылар җыелышыннан соң Чутай авыл мәдәният йортында иң беренче авылдашлары соравы буенча кабат Гата Нуруллинның «Картаямыни соң йөрәк» исемле ике пәрдәле музыкаль комедиясе сәхнәдә куелды.
Искиткеч оста, матур, җиренә җиткереп уйнадылар. Карарга чыгучы кеше әз булса да, аларның чыгышы алкышларга күмелде. 
Иң беренче, рольләрне сәхнәгә куючы  үзешчәннәргә рәхмәт әйтәсем килә.
Үз авылы, үзешчәннәре белән бергә Әнис  Фоат улы Галимҗановның гына уйнавы ни тора. Үзен әллә кемгә куймый, бергә гади булып, авыл сәхнәсендә театр уйнавы үзе бер дәрәҗә безнең өчен. Ул бит татар галиме, физика-математика фәннәре кандидаты.
Икенчесе — Вәзих абый Галеев. Үзенең язган шигырьләре белән безне таң калдырган оста шагыйребезнең мондый осталыгы да бар икән. Сикереп биеп тә җибәрә, җырлый да, һәр әйткән сүзе, хәрәкәте җанга рәхәтлек бирә. 
Кызларны әйтеп тә бетереп булмый: яшь булсалар да, Гөлфия, Рәйдә, Регина ничек килешле итеп уйныйлар. Гөлфия апа үзен сәхнәдә бик иркен тота, әйтерсең, гомер буе сәхнәдән төшмәгән. Рифкать, Резидә Сафиуллиннар, библиотека мөдире Фидания Нургалиеваларның җылы мөнәсәбәтләре күңелгә май булып ятты.
Театрдан соң Нөнәгәр мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә ял концерты булды. Нөнәгәр мәдәният йорты мөдире Гүзәл Гимадиеваның һәр әйткән сүзе йөрәкләргә үтеп кергәндер. Матур шигырьләре аша җырлаучыларны сәхнәгә дәшеп кенә торды. Чутайлыларның ансамбль кызлары ял концертын башлап җибәрделәр. Баянистларыбыз Ринат, Рамил, Рифкатькә  тиңдәшләр юк. Алар уйнаса, биемәс җиреңнән биисең һәм җырлыйсың.
Моңлы, матур тавышлары белән Радик, Зөлфия, Ризәлә һәм дә үзем башкаруындагы җырлар һәркем күңеленә хуш килгәндер.
Шулай итеп, без үзебезгә үзебез бәйрәм ясадык. Ял концертыбыз беткәч, бергәләп коймак, гөбәдияләр белән чәй эчтек. Рәхмәт безне шулай кунак иткәнегез өчен. Күңелдә калырлык, кабатланмас мизгелләр булды ул көнне.
Чаралар, очрашулар, бәйрәмнәр вакытында авыл үзешчәннәрен карарга авыл халкы гына бик аз чыга башлады. Шунысы бик борчый менә. Бергә кызыксындыру чараларын куллансак кына, авыл халкын мәдәният йортларына тартып булыр, минемчә. Бергәләп җиң сызганып эшли торган эшләребез әле күп. Илләребезгә тынычлык иңеп, бергәләп сәламәт булып, һәр туган көнгә сөенеп, шатланып яшәргә, эшләргә язсын иде.

Зөлфидә Тлякова, Нөнәгәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр