Зәйнәп Фәрхетдинованы Шода авылы белән кем бәйли?
Шода авылында яшәүче Гөлнур Хәбибуллинаның Зәйнәп белән дуслыгы инде озак еллардан бирле бара.
Күрше Арча районының Апаз авылында туып-үскән Гөлнур Шода авылына килен булып төшкәч, авылда тагын бер җырчы сандугач арта. Күрше Куныр урта мәктәбендә немец телен укытудан тыш, җыр дәресләре дә алып бара. Ул укыта башлагач, җырга талантлы балалар ачылып, зур сәхнәләргә аяк атлый. Гармунчылар Илнур Әүхәтшин, Илнур Хәмидуллин, җырчылар Ләйсәрә Шәйхелмәрданова, Гөлфинә Шаһиәхмәтова, Алсу Фазлыева, Диләрә Ваһитовага сәнгать дөньясына тәүге адымнар ясарга ярдәм итүче дә, аларга әле дә булса, төпле киңәшләре белән терәк булучы да ул Гөлнур ханым.
Зәйнәп белән нинди уртаклык бар диярсез. Мәктәпләрдә һәр сыйныф нинди дә булса исем йөртә. Ә Гөлнур Габлелфәртовнаның һәр сыйныфы "Зәйнәп" исемен йөртте. Моннан тыш, җырчы белән тыгыз элемтәдә дә торалар. Казанга сыйныфы белән Зәйнәп концертларына барулар яки аны зур сәхнәгә чыгып котлаулар дисеңме, Зөфәр белән Зәйнәпнең Куныр урта мәктәбенә кунакка кайтулары моңа ачык мисал булып тора.
Күптән түгел Гөлнур ханым үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Туганнары, хезмәттәшләре, укучылары аны ихластан котлап, изге теләкләрен ирештерде. Телефоннан шалтыратучылар да, махсус өенә килүчеләр дә, смс-котлаулар юллаучылар да күп булды. Алар арасында, әлбәттә, Зәйнәптән килгән котлау сүзләре дә бар иде...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев