Госпиталь соравы буенча гуманитар ярдәм җыю акциясе дә традициягә әверелде
Инде дүртенче мәртәбә Балтач гимназиясе патриотлары хәйрия миссиясе белән Казан шәһәренең хәрби госпиталенә бардылар. Укучылар һәрбер яралыга тапшырылган хатларга да йөрәкләренең бер өлешен салдылар. Хат авторларына аерым рәхмәт сүзләре юлланды, фронтта мондый ярдәм акциясенең кирәклеген тагын бер кат билгеләп үттеләр.
Госпиталь соравы буенча гуманитар ярдәм җыю акциясе дә традициягә әверелде.
Укучыларның һәр чыгышы көчле алкышлар белән бәяләнде. Мондый очрашулар балаларның үзләре өчен дә кирәк, бу патриотлык, җаваплылык, рәхмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.
Нет комментариев