Балтач урта мәктәбе укучылары хәрби-патриотик квестта катнашты
Алар җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар
Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан үсеп килүче яшь буыныбызны патриотик рухта тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән Балтач урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен «Зарница: Код памяти» хәрби-патриотик квест уены тәкъдим ителде.
Биредә алар интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. «Радистлар» этабында һәр катнашучы үзенең иң яхшы «тавышлар өчен аучы» булуын исбатласа, «Әдәби дозор» өлешендә сугыш чоры әдәбиятныннан китерелгән өзекләрне танып белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев