Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач гимназиясе коллективының башкарган хезмәтләре үзләре кебек күркәм, үрнәк (+фото)

Май аеның матур бер кичендә район сәхнәсе Балтач гимназиясе артистларының чыгышыннан шау-гөр килеп торды.

Бөтерчек кебек балалар, яшь җилкенчәк кызлар, горур басып йөрүче егетләр бар халыкны таң калдырырга җыелган иде ул көнне. Уку алдынгыларына, олимпиада, конкурслар, төрле спорт алдынгыларына бар халык алдында директор кулыннан бүләкләр алу зур дәрәҗәдә булды.
Болар барасы да әкрен генә концерт белән үрелеп барды. Дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барган бу чара бер тында узды. Концерт азагында укытучылар биюен залдагы тамашачаны гына түгел катнашкан һәрбер бала көчле алкышларга күмде.
Хәер, әлеге коллектив һәрел саен тамашачынын әнә шундый үзенчәлекле, кабатланмас чыгышлар белән куандыра. Башкарган хезмәтләре дә үзләре кебек күркәм, үрнәк аларның. киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар насыйп булып, районыбыз мәгарифендә матур эзләр калдырырга язсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250