Хәрби патриотик айлык кысаларында Балтач гимназиясендә ватанпәрвәр җырлар бәйгесе булып узган.
Укучылар сугышта һәлак булган бабаларының, туганнарының фотоларын алып килгән. - Бәйге 1 минутлык тынлык белән башланып китте. Һәр баланың йөзендә горурлык хисе балкый иде. Жюри әгъзалары укучыларның җырларны башкару осталыгын да, сәхнәдә үзләрен тотуларына да, артистлык сәләтләренә дә зур игътибар иттеләр. Осталар арасында иң лаеклылары сайлап алынды. 4 нче А һәм 5 нче А сыйныфы укучылары - I, 2 нче А сыйныфы укучылары - II, 4 нче Б сыйныфы укучылары III урынга лаек булдылар. Без алар белән горурланабыз, уңышлары белән котлыйбыз, - дип шалтыраталар Балтач гимназиясеннән.

Нет комментариев