Балтач гимназиясе укучылары “Куркынычсыз тәгәрмәч”тә көч сынашты (+ фото)
Мәгариф

Балтач гимназиясе укучылары “Куркынычсыз тәгәрмәч”тә көч сынашты (+ фото)

Шушы көннәрдә Балтач гимназиясе базасында "Куркынычсыз тәгәрмәч"ярышы үткән.

Балтач гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары язгы каникулларын яраткан мәктәбендә уздыруны кулайрак күргән. 2-3 һәм 4-5 сыйныфлар арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" ярышы уздырыласын белеп, сыйныфташларына көч биреп тору өчен, тулы составта җыелганнар. Юл йөрү кагыйдәләренең теория һәм практик өлешен эшләгәннән соң, укучылар беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавап биргән.
2-3 сыйныфлар арасында: беренчелекне 3 А сыйныфы яулаган. Икенче урынга - 2 Б, өченче урынга 3 Б сыйныфы лаек булган.
4 нче һәм 5 нче сыйныфлар арасында: 5 А сыйныфы җиңү яулаган. 4 А сыйныф укучылары - икенче, 4 Б сыйныфы өченче булган.

250

Нет комментариев