Балтач мәктәбенә ЮХИДИ, МЧС һәм "Ашыгыч ярдәм" килгән. Ни булган? (+фото)
Мәгариф

Балтач мәктәбенә ЮХИДИ, МЧС һәм "Ашыгыч ярдәм" килгән. Ни булган? (+фото)

Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф әти-әниләре өчен краш-курс үткәрделәр

ЮХИДИ, МЧС һәм ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әти-әниләргә лекция укылды. Гадәттән тыш хәл килеп туганда нишләргә, беренче ярдәм кирәк булганда ничек югалып калмаска, юл-транспорт һәлакәтенә эләккәндә яки шаһиты булганда ниләрне истән чыгарырга ярамый – әлеге сорауларга краш-курс вакытында тулы җаваплар алырга булды.

Мондый чара узган ел югары сыйныфлар ягында оештырылган булган. Әти-әниләр әлеге очрашуның бик файдалы чара булуын  ассызыклады.

Руфия Закирова фотолары


краш-курс

Нет комментариев