Балтач укучылары каникулларын уйнап та, файдалы итеп тә үткәрәләр (+фоторепортаж)
Мәгариф

Балтач укучылары каникулларын уйнап та, файдалы итеп тә үткәрәләр (+фоторепортаж)

"Хыял" яшьләр бүлеге "Балтач" ял паркында балалар өчен төрле күңелле уеннар оештырды.

Анда төрле яшьтәге 20дән артык бала катнашты. Яшьләр үзәгенең спорт инструкторлары төрле физик күнегүләр ясап күрсәттеләр, баскетбол уйнау серләренә төшендерделәр. Ә ахырдан стритбол уены буенча балаларга каршы ярыштылар.
Альмира Филиппова фотолары

250

Нет комментариев