Яшел Үзән шәһәрендә К.Насыйри исемендәге XV халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе үтте.
Әлеге конференциядә Балтач урта гомуми белем мәктәбе укучылары да катнашты. 5-а сыйныфы укучысы Гарипов Фәнзил белән 10-б сыйныфы укучысы Хәйретдинова Зәринә, якташыбыз Равил Фәхрединов ижатын өйрәнеп, «Чал тарихлы якташыбыз» дигән темага фәнни эш якладылар. Алар беренче дәрәҗә диплом һәм медаль белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны җиңүләре белән ихлас күнелдән котлыйбыз. Аларны әзерләгән мөгалимә Тәнзилә Хәмзә кызы Нигъмәтуллинага, ярдәм күрсәткән әти-әниләренә олы рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә уңышлар гына елмайсын!
Нет комментариев