"Психологик десант" имтиханнарга ышанычлы адымнар белән керергә ярдәм итә.
Район мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче "Психологик десант" төркеме психологлары Салавыч күппрофильле лицейда булып, төрле сыйныф укучылары белән очраштылар.
Психологик биремнәр аша укучыларның хис-тойгыларын гармониягә салу, стресстан котылу, курку хисен җиңәргә өйрәнү, ихтыяр көче һәм үз-үзеңә карата ышаныч тәрбияләү кебек күнекмәләр эшләделәр. Шулар нәтиҗәсендә югары сыйныфларда бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне ныгыттылар, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев