Балтачта мәгариф йорты яңара, сюрпризлар әзерли (+фото)
Мәгариф

Балтачта мәгариф йорты яңара, сюрпризлар әзерли (+фото)

Район мәгариф идарәсе бинасында капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. Киләчәктә ул үз ишекләрен заманча яңартылган бина буларак ачачак.

Ачылу тантанасына кадәр төзекләндерү бинаның эчендә генә түгел, ә урамда да алып барыла. Биредәге агачлар киселеп, әлеге җир киләчәктә яшелләндерелеп, чәчәкләр белән бизәү өчен әзерләнә.
- Яңалыклар күп булачак, ләкин аларын ачылу тантанасында гына күрсәтәчәкбез, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Юнысовна. Димәк, тиздән барлык серләр дә ачылып, район мәгариф йорты да үткән-киткән барлык райондашларыбызны матурлыгы белән сөендереп торачак.

веб-редактор фотолары

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев