Балтачта “Психолог кабинеты”н барлыйлар
Мәгариф

Балтачта “Психолог кабинеты”н барлыйлар

Район күләмендә "Психолог кабинеты" исемле конкурс игълан ителде.

Район мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче психологик-педагогик үзәк психологлары мәктәпләргә чыгып психологик бүлмәләрнең нинди торышта булуын тикшереп, теләк-тәкъдимнәрен ирештерә. Беренчеләрдән булып комиссия Чепья мәктәбендә булды.

- Балтач гимназиясе һәм Норма мәктәпләрендә булдык. Алда Балтач урта мәктәбе көтә. Тикшерүләр буенча барлык мәктәпләрдә дә психолог бүлмәләре таләпләргә туры килә. Әмма нәтиҗәләр бераз соңрак билгеле булачак, - диде мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче психологик-педагогик үзәк җитәкчесе Гүзәл Закирова.


250

Нет комментариев