Балтачта тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының 50 еллык юбилейлары үтте (+ фоторепортаж)
Мәгариф

Балтачта тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының 50 еллык юбилейлары үтте (+ фоторепортаж)

Шушы көннәрдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары үзләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Бәйрәмдә педагогия фәннәре кандидаты, доцент, ТР һәм РФ атказанган укытучысы Инна Григорьевна Богуславская да катнашты.

Катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урыныңны табарга сәләтле һәм шуның белән бергә югары әхлак сыйфатларына ия булган, әдәпле шәхес тәрбияләү - мәктәп алдында торган төп бурычларнын берсе. Шушы бурычларны тормышка ашыру максатында 1967нче елда урта мәктәпләрдә тәрбия эшләрен оештыручы штаты кертелә. Инде ул елларга да ярты гасыр вакыт узган.

Шушы көннәрдә әлеге вазифада эшләгәннәр һәм бүгенге көндә дә бала тәрбиясен тирәнтен кайгыртучы мөгаллимнәр үзләренең 50 еллык күркәм юбилеен билгеләп узды.

Тәрбия өлкәсе укыту процессында экспериментларга, үзгәртеп коруларга элек-электән бай өлкә. Тәрбиядә башта Ленин бабайга табынып, соңрак дөрес түгел дип кире кактык. Октябрят, пионер оешмалары төзеп, коммунистлар партиясе үрнәгендә тәрбияләнеп, анысы да җимерелде. Шушындый кискен үзгәрешләргә дә бирешмичә тормышта үз тәрбия кыйблаларын булдырган һәм шул максатка нык баручы, күп еллар дәвамында тәрбия эшләрен оештыручы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган. Аларның йөзләрендә бүген дә шул ук мөлаемлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем-кара булган чәчләренә генә бераз бәс кунган. Шулай булуга карамастан элеккечә җаннары тынгысыз аларның. Бүген дә акыллы киңәшләре, фикерләре белән ярдәм итәләр.

Мәгъcүм Мөхәммәтҗанов, Габдулла Ситдыйков, Мәдинә Сәмигуллина, Фәрит Абдрахманов, Гөлшат Гарипова, Җәмилә Сибәгатуллиналар тере тарихларыбыз. Юбилей кичәсендә аларның берсеннән-берсе мәгънәле сүзләре, төпле фикерләре, зур осталык белән башкарган чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

1992 нче елдан элеккеге "организаторлар" тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары итеп үзгәртелә.Алар класстан тыш эш чаралары ярдәмендә укучыларның танып-белү, интеллектуалъ эшчәнлеге үсешен тәэмин итә, мәктәптә белем алу эшчәнлегендә уңышка ирешү юнәлешләрен билгели, бердәм белем һәм тәрбия даирәсе булдыруда һәр укытучыга аның иң беренче чиратта зур хәрефтән Тәрбияче булырга тиешлеген төшендерә. Әлеге хезмәт ияләре энә очында күпме йокысыз төннәр үткәреп, инде ничә еллар күпме бала һәм аларның әти-әниләрен тәрбияли, аларның ялгыш адымнары өчен кызара, җавап тота. Бүгенге көндә районыбыз тәрбия эшләрен оештыру буенча мактаулы икән, без аларга рәхмәтле.

- Шунысын әйтергә кирәк, тәрбиянең үзәгендә кайнаган әлеге мөгаллимнәрнең күбесенең еллар узгач, зур тәҗрибә белән мәктәп директорлары булып китүе әлеге юнәлештә эшне алга жибәрергә зур ярдәм булды. Бу урында Тәнвир Галимов, Илсур Шиһабетдинов, Сәйдәш Нурмиев, Вәгыйз Галиев, Раилә Галиева, Рәҗәп Бәдретдиновларның исемнәрен телгә алу да җитәдер. Алар гомерлек тәрбиячеләр булып калдылар. Тәрбия эшенең мохимлеген аңлап, ярдәм итеп эшләгәнгә күрә аларның эшләре уңышлы барды һәм бара, - дип алар эшчәнлегенә зур бәя бирде үзе дә тәрбиянең үзәгендә кайнап, һәр бала, һәр мөгаллим өчен ихластан кайгыртып, алар өчен чын йөрәгеннән борчылучы район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова.
Тәрбия эше буенча директор урынбасарларының хезмәтләре җиңел түгел.Төп эшчәнлекне дәрестән оештырырга кирәк. Әмма тормыш дәвам итә. Тәрбия эше мизгелгә генә дә туктамый. Өлкәннәрне яшьләр алыштыра. Бүгенге тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Руфия Закирова, Раушания Юнысова, Гөлүзә Хашимова, Люция Зәйнуллина, Римма Низамиева, Тәнзилә Габдрахманова, Гөлшат Шалаева, Константин Грахов, Тамара Плотникова, Лилия Шәриповалар үз эшләрен зур җаваплылык, намус белән башкара. Алар үзләрен аямый хезмәт куя, иҗат итә, ә иң мөһиме бала күңеленең бөтен нечкәлекләрен йөрәге аша уздырып камиллеккә омтыла.

- Балтач районында тәрбия эшенә зур игътибар бирүләрен мин һәрдаим башка районнарга үрнәк итеп куям. Бүгенге бәйрәм чарасында мин "Каян килә мондый ныклы фундамент?" дигән сорауга төгәл җавап таптым. Матур үткәне, ныклы тылы булган тәрбиянең генә бүгенгесе матур, киләчәге өметле була ала. Ярты гасырлык әлеге күркәм юбилейны да сез республикада беренчеләрән булып үткәрдегез. Киләчәктә дә тәрбия юнәлешендәге эшләрегез алга барсын, - дип изге теләкләрен ирештерде педагогия фәннәре кандидаты, доцент, ТР һәм РФ атказанган укытучысы Инна Григорьевна Богуславская.

P.S. Шунысын да әйтеп узу кирәк, юбилей кичәсе мөгаллимнәрнең үзләре кебек ихлас, табигый булып җыр-моң, шаян сүзләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Күпме истәлекләр барланды, хатирәләр яңарды бу бәйрәмдә. Ә иң мөһиме, бер генә кеше дә онытылмаган иде. Озак еллар эшләгән организаторлар янәшәсендә бу өлкәдә берничә ай гына эшләп тә мине дә кунак итеп чакырылуларына чиксез куандым.


250

Нет комментариев