Балтачта укытучыларга һәйкәлне кайда салалар
Бу хакта сүз кузгатуым юкка түгел, мәктәпләрдә кабат укулар башланды. Укытучы өчен кабат урак өсте.
Берничә еллар элек мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Норма авылында яшәүче Радик Шәрифҗановның сүзләре күңелгә уелып калган иде.
Җир йөзендә укытучы өченче кеше, дип сүз башлады ул үз чыгышын. Бу минутларда залдагылар һәммәсе дә "Ни өчен?" дигән сорауны кабатлады.
- Беренчесе Аллаһы Тәгалә, ул безне бар иткән, икенчесе әни, ул безне якты дөньяга китергән, өченчесе укытучы, ул безгә белем биргән. Авыр һәм катлаулы хезмәтләре алдында башымны иеп, мин һәрбер уку йорты ишегалдына мөгаллимнәргә һәйкәл салыр идем, - дигәч, зал аны алкышларга күмде.
Килешәсездер, хак сүзләр. Балага ныклы белем бирүдән тыш, кәгазь арасына чумган укытучы үз баласын, гаиләсен түгел, нәкъ тә менә иң беренче чиратта безнең газизләребезне кайгырта. Укысын, кеше булсын, дип тырыша. Әмма һәркем моны аңлыймы? Укытучы начар укыта, шуңа да минем балам өчлегә укый, дип сөйләүчеләрне еш ишетәбез. Бу очракта укытучыда микән хикмәт? Укуга омтылышы яисә сәләте булмаган укучы өчен укытучыны гына түгел, мәктәбен алыштырсаң да, уңай нәтиҗә бирмәстер. Акыллы әти-әни, иң беренче чиратта, баласының мөмкинлеген, сәләтен үзе аңларга тиеш.
Хөрмәт дигәнең өйдә, гаиләдә башлана. Мөгаллимнәр турында бала янында ул начар, үз фәнен яхшы белми, дип укытучыны яманлау нәни, керсез күңелләргә тиз сеңүен онытабыз. Ә бит безне әниләр: "Укытучыңны тыңла, каршы сүз әйтмә, орышканда башыңны аска иеп тор, укытучы хаклы", дип өйрәтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев