Мәгариф

Балтачта Ватанны сакларга мәктәп яшеннән өйрәнәләр

Балтач районы мәктәпләренең 10 класс укучылары район хәрби комиссариаты белән берлектә үткәрелә торган хәрби җыенга җыелдылар.

Балтач бистәсеннән ерак түгел, Кара күл янында урнашкан урман аланында палаткалар төзелеп киткән. Мәйдан дневальныйлар тарафыннан нык саклана, тәртип тә армиядагы кебек.

Бу Балтач мәктәпләреннән җыелган 10 класс укучыларыныӊ хәрби җыен үткәрү урыны. Жыеннар 3 көн дәвам итте, анда табиблар рөхсәт иткән белешмә нигезендә 120 бала хәрби өйрәнүләр уздылар. Стройда җыр белән үтү, төрле хәрби күнегүләр, спорт ярышлары каралган. Аларга түземлелек һәм уӊышлар телик!


250

Нет комментариев