Бистәнең бер бакчасында русча гына сөйләшәсе…(фото)
Мәгариф

Бистәнең бер бакчасында русча гына сөйләшәсе…(фото)

Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасына килеп керүгә балаларга рус телен төшендерүче тәрбияче Гөлнур Мәхмүтовна «Здравствуйте!» дип каршы алды, «Бездә рус теле атналыгы, сөйләшәбез русча» диде ул.

Атналык дәвамында башкарыласы эшләрнең программасын да язып элгәннәр, бүген рус халык сувенирлары презентациясе булды, балаларга туган якта кышлаучы кошлар турында театральләшкән тамаша күрсәтелде. Алдагы көннәрдә балалар урамда , саф һавада рус халык уеннары уйнаячаклар, зурлар төркеме кечкенәләргә «Шалкан» әкияте тәкъдим итәчәк. Төрле кызыклы фильмнар карау, рус телендә аралашу, «Раскраска»лар буяу балаларга, һичшиксез, ошаячак.


250

Нет комментариев