Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Быелгы БДИда 500 балл алучы бар

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев быелгы бердәм дәүләт имтиханнарының беренчел нәтиҗәләре турында сөйләде

Ул барлык фәннәр буенча уртача баллның үсүен, социаль-гуманитар юнәлештәге фәннәрне сайлаучылар санының бераз кимүен һәм табигый-фәнни циклдагы фәннәрне сайлаучылар санының сизелерлек артуын билгеләп үтте. Шулай ук Музаев минималь балл чиген үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлешенең елдан-ел кимүен ассызыклый («Шәһри Казан»).

Рособрнадзор җитәкчесе БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны турында да мәгълүмат бирде.

-    Беренчел мәгълүматларга караганда, 8-9 июльдә имтиханнарны яңадан тапшыручыларны исәпкә алмаганда, быел БДИда якынча 9 мең укучы 100 балл алган. Шуларның 933е ике фәннән 200 балл җыйган, 76 укучы өч фәннән 300 балл алуга ирешкән, ә 8 чыгарылыш сыйныф укучысы дүрт фәннән 400 балл туплаган, - ди Анзор Музаев.

Быел, БДИ үткәрелә башлаган 25 ел эчендә беренче тапкыр 500 балл алучы теркәлде. Мәскәүнең 1409нчы мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Екатерина Малкова биш имтиханны да иң югары баллга тапшырды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100 балл