Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Быелгы кабул итү кампаниясендә үзгәрешләр бар

Абитуриентлар уку йортына документларын өч төрле ысул белән тапшыра ала

Быелгы кабул итү кампаниясендә үзгәрешләр бар. Бу хакта «Мәгариф» яза.

1. Абитуриентлар уку йортына документларын өч төрле ысул белән тапшыра ала: Дәүләт хезмәтләре порталы аша, кабул итү комиссиясенә шәхси мөрәҗәгать итеп, яки документларны почта аша юллап. Әүвәлгечә кабул итү комиссиясе сайтында шәхси кабинет аша документлар тапшыру ысулы гамәлдә түгел.

2. Янә бер яңалык – урта һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаучылар югары уку йортына эчке имтиханнарны бары тик һөнәри белем бирү оешмасында алынган профиль буенча гына тапшыра ала. Абитуриент икенче белгечлек буенча укырга теләсә, БДИ нәтиҗәләре кирәк булачак.

3. Моннан тыш, хәзер уку йортларында максатчан урыннар конкрет заказчыларга беркетелгән. Шунда ук уку формасы һәм белем бирү программасы күрсәтелгән булырга тиеш. Максатчан белем бирү буенча килешүләр турында мәгълүмат «Работа России» платформасында урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент