Һәркемнең үрнәк алырдай
Кешеләре бардыр ул.
Ә минеке Васыйл абый -
Әтинең абыйсы ул.
Васыйл абый, синең белән
Горурланадыр һәркем.
Сагынабыз сине хәзер,
Истән чыкмыйсың һәркөн.
Татар-башкорт көрәшенә
Күңелең тарткан синең.
Бик күп үрләр яулагансың
Медальләрең күп синең.
Синең һөнәреңне бүген
Әтием дәвам итә.
Көрәш серләренә безне -
Улларын да...
Һәркемнең үрнәк алырдай
Кешеләре бардыр ул.
Ә минеке Васыйл абый -
Әтинең абыйсы ул.
Васыйл абый, синең белән
Горурланадыр һәркем.
Сагынабыз сине хәзер,
Истән чыкмыйсың һәркөн.
Татар-башкорт көрәшенә
Күңелең тарткан синең.
Бик күп үрләр яулагансың
Медальләрең күп синең.
Синең һөнәреңне бүген
Әтием дәвам итә.
Көрәш серләренә безне -
Улларын да өйрәтә.
Шахматны да үз иткәнсең,
Анысын да уйныйбыз.
Синең кебек булыр өчен,
Кирәк ул дип уйлыйбыз.
Васыйл абый, рәхмәт сиңа
Шундый булганың өчен
Синең даныңны сакларга
Куярбыз бөтен көчне.
Айнур Гарифуллин
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев