Форма Балтач укучыларын тигезли
Мәгариф

Форма Балтач укучыларын тигезли

Балтач мәктәбендә мәктәп формасына зур игътибар бирәләр.

Мәктәптә классик форма кигән чакларны күпләребез хәтерли әле. Соңрак мәктәп мода үзәгенә әверелде: форманы джинс чалбар, төсле блузкалар алыштырды. Укучыны укытучыдан аерып алып булмый башлады. Ярлы һәм байга бүлүләр дә күзәтелде. Әлеге гаделсезлекне бетерү юнәлешендә республиканың бик күп мәктәпләрендә махсус формалар тектертү башланды.
Балтач, Нөнәгәр мәктәпләре инде берничә ел махсус тектергән формалар кисә, быел алар сафына Балтач һәм Карадуган гимназияләре дә кушылды.

«Россиядә мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә һәрбер мәктәп ата-¬аналар фикерләрен исәпкә алып, форманың төсен, фасонын үзе сайлый ала.

Мәктәпләрдә бер төсле формадан белем алган, район күләмендә үткәрелгән чараларда да шул ук формалардан катнашкан егет-кызларны күреп күңел сөенә. Форма һәркемне тигезли шул.

250

Нет комментариев