Гаиләбез дулкынландыргыч минутлар кичерде, ди Сәйфетдиновлар(фото)
Мәгариф

Гаиләбез дулкынландыргыч минутлар кичерде, ди Сәйфетдиновлар(фото)

Сосна балалар бакчасында 32нче чыгарылыш кичәсе булып узды.

Әлеге чара безнең гаиләбез өчен аеруча дулкынландыргыч булды, чөнки беренче балабыз - кызыбыз Инзилә бакча белән саубуллашты.
Быел Сосна балалар бакчасы 15 кошчыгын очырды. Алты малай, тугыз кыз өчен бакчаның рәхәт көннәре тәмамланды, бүгеннән инде алар зурлар, өч ай ял иткәч, сабыйларыбыз парта арасына утырачак.
Тәрбиячеләребез Рамилә Фәләхетдинова һәм Ясирә Габдрахманова өчен бу инде 14 чыгарылыш икән. Әмма ничәнчесе булса да, бик дулкынландыргыч минутлар. Бу кичне алар да безнең белән бергә дулкынланды, шатланды, моңсуланды.
Рәхмәт сезгә яраткан тәрбиячеләребез, сезнең тырышлык, зур сабырлыгыгыз белән балаларыбыз белемле, сәләтле булып буй җитте. Тәрбияче ярдәмчесе Гөлшат Гыйбадуллинага да без - әти-әниләр бик рәхмәтле. Сез балаларыбызны үзегезнеке кебек якын күреп тәрбияләдегез. Рәхмәт сезгә! Киләчәктә һәрбарчагызга тазалык-саулык, гаилә бәхете, зур уңышлар телибез.
Илсөяр һәм Булат Сәйфетдиновлар
Сосна авылы

250

Нет комментариев