Күптән тугел Яңгул мәдәният йортында "Гөлчәчәк" балалар бакчасы коллективы, анда тәрбияләнүче балалар һәм әти-әниләр катнашында искиткеч матур, ныклы әзерлекле, чын мәгънәсендә ял итә торган концерт булды.
Концертта берсеннән-берсе матур биюләрне күреп чын күңелдән сөендек, балаларның рус телендә һәм татар телендә матур итеп әкият куюларына сокландык. Балаларны әзерләүгә күп көч куйган, сәхнәдә балалар белән бергә сикереп биеп, уйнап йөргән музыка җитәкчесе Ландыш ханымның үз эшенең чын фанаты икәненә инанып утырдык.
10 кешедән торган бу коллектив үз эшләрен җиренә җиткереп эшләгәннән тыш, кич килеп концертка әзерләнделәр, җитмәсә әти-әниләрне дә тарта алганнар. Балаларга сәхнә өчен костюмнарны да үз куллары белэн эшләп, аларны сөендерә алганнар. Тәрбиячеләр Венера, Лилия, Мәдинә апалары, тәрбияче ярдәмчеләре Рәмзия, Гөлназ апалары, Инзилә, Рәзинә, Рәсимә апалары балалар өчен бөтен җаннарын биреп эшлиләр, бакча мөдиренең дә уң куллары.
Балаларның кашыклар белән уйнаулары, иң нәниләрнең жылый-жылый булса да сәхнәдә апайлары өйрәткән күренешләрне башкарып чыгулары, тырышып-тырышып биюләре, жырлаулары концертның чын бизәге иде. Шулкадәр баланы сәхнәгә чыгару өчен күпме көч кирәген, үз эшен җаны-тәне белән яратучы үзе генә беләдер.
Концерт башланганчы оештырылган күргәзмәне карап сокландык, бакча коллективы һәм әти-әниләр әзерләгән ярминкәдән һәркем кул эшләре һәм тәм-томнар алып куанды.
Концерт ничек башланса, шул ук югарылыкта тәмамланды. Берберсен кабатламый торган номерлар, күңелгә ятышлы мәзәкләр, һич ялыктырмый торган концертны карап берәү дә туймады, кайтырга да ашыкмады.
Соңыннан рәхмәт әйтергә сәхнәгә менгән жирлек башлыгы Ринат Гарәфетдиновичның сүзләре белән килешәм.
"Без мондый концертларны сирәк күрәбез", диде. Алга таба коллективка иҗат уңышлары теләде. Тамашачы да концерттан зур рухлану белән таралды.










Янгул авылы.
Нет комментариев