Киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә гаилә елы уңаеннан ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт- Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Тукайга мәхәббәт илә... » дип исемләнгән V Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрде.
Әлеге бәйгедә Яңгул урта мәктәбе укучылары остазлары Ленина Шәфигуллина белән катнашып, җиңү яулаганнар.
Сөләйман Сабиржанов (остазы — Багауетдинова Ландыш), Зилия Нәҗипова (остазы — Шәфигуллина Ленина), Зилия Сафиуллина (остазы — Габдрахманова Рузия)— өченче, ә укытучы Ленина Шәфигуллина икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев