«Яшәреп кайттык», ди әби-бабайлар (+фото, видео)
Мәгариф

«Яшәреп кайттык», ди әби-бабайлар (+фото, видео)

Нәниләр зур концерт күрсәтте, гармунга кушылып үзебез дә җырладык, оныклар белән бергә биедек, бергэ фотога төштек.

Оныгыбыз Әнвәр бистәдәге 5нче номерлы балалар бакчасына уртанчы группасына йөри. 7 октябрь көнне шул  группада тәрбияләнүче балаларның әби-бабайларын чакырып бәйрәм ясадылар. Нәниләр зур концерт күрсәтте, гармунга кушылып үзебез дә җырладык, оныклар белән бергә биедек, бергэ фотога төштек. Ахырдан тәм-том белән чәй эчертеп озаттылар. Оныкларның тәрбиячесе Гөлназ Нурулловна, Илсинә Азатовна, гомумән, Гөлнара Мөхәммәтовна җитәкчелегендәге бакча коллективына рәхмәт әйтеп, күңелләр булып, берничә елга яшәреп кайттык.

 

Хәлил Нәкыйпов,

Балтач бистәсе


Нет комментариев