Килидән Кыш бабай китәргә ашыкмаган (фото)
Мәгариф

Килидән Кыш бабай китәргә ашыкмаган (фото)

Көннәр язга авышкан мәлдә Нәүрүз бәйрәмен үткәрү - матур гадәт. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар.

Нәкъ менә көн белән төн тигезләшкән көнне Кили башлангыч мәктәп-балалар бакчасы да балалар шау-шуыннан яңгырап торды. Алар матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Балаларны тыңларга Нәүрүз бәйрәме кунаклары Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай да килгән иде. Балалар рәхәтләнеп алар белән күңел ачтылар. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә тиз генә бирешәсе килмичә көч сынаштылар.

Соңыннан коймак белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик җанлы һәм матур узды.

Нурсөя Шаһидова

250

Нет комментариев