"Хыял" яшьләр үзәгенең ару-талуны белмәс хезмәткәрләре "Романтик"та ял итүче балалар өчен тагын бер мавыктыргыч уен үткәргән.
Бу юлы егетләр һәм кызлар үз көчләрен "Крокодил"да сынап караган. Әлеге уенда җиңәр өчен иң беренче чиратта бердәм команда булу, ә аннан соң инде үзеңнең белемнәреңне, актерлык сәләтләреңне күрсәтә белү дә мөһим иде. "Хыял" һәм "Комеди Вуман" командалары арасында бик кызыклы ярыш барды, шулай да җиңүгә омтылу "Комеди Вуман"да көчлерәк иде кебек. Шунлык белән алар җиңү тәмен генә түгел, ә "Хыял" үзәгенең татлы күчтәнәч тәмен дә татып карый алдылар. Ә ахырдан ике команда һәм җанатарлар бергә кушылып, рәхәтләнеп дискотекада күңел ачтылар.
Нет комментариев