Кече Лызиның 5 сыйныф укучылары җомга көнне башкалабыз Казанга сәяхәт иттеләр.
Алар биредә Татарстан тарихы музеенда булдылар, Горький паркында күңел ачтылар, "Макдональдс"та сыйландылар.
Балаларга сәяхәт бик ошаган. Моның өчен алар сыйныф җитәкчеләре Антонова Наталья Львовна белән әти-әниләренә рәхмәтле.
Нет комментариев