Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Мәктәп чебешләре язда санала

Менә 2016-2017 нче уку елы ахырына якынлашты. Мин быел 8нче сыйныфны тәмамлыйм. Бу уку елы минем өчен иң кызыклы, мавыктыргыч һәм иң уңышлысы булды дип әйтер идем.

Күпләр үсә төшкән саен уку авырлаша дип куркытса да, мин һич тә алай уйламыйм. Мәсәлән, шәхсән миңа 8нче сыйныф башка елларга караганда җиңелрәк, җайлырак тоелды. Хәер, башка сыйныфларда укыганда да искитәрлек авыр әйберләр юк бит инде. Уңышларыма килгәндә, мине алар уку елы башында ук "камап алдылар". 2016 елның 1нче сентябренә - Белем бәйрәменә мин үземчә дәртләнеп, көч җыеп, максат белән килдем. "Бу уку елын узганыннан яхшырак, уңышлырак итеп үткәрәсе" дигән фикер инде шул вакытта ук минем күңелгә салынган иде. Дәреләр тәртибендә беренче көннәрдән үк җиде дәресле көннәрне күргәч, әлбәттә, без барыбыз да куркып калдык. Чөнки башка елларда 5-6 гына дәрес укып, тизрәк өйгә кайтып китү ягын карап тора идек, ә быел ул көтеп ала торган тизрәк өйгә "таю" мизгелләре тагын 45 минутка озынайган дигән сүз бит. Башта кыен булып тоелса да, укуга бер кереп чумсаң вакыт үткәне сизелми дә икән бит. Шулай итеп, бәйрәмнәр, дискотекалар һәм бирелеп уку белән 1нче чирекнең беткәне дә сизелми калды. Һәр баланың көтеп алган санаулы гына каникул көннәрендә ял итеп, көч җыеп килеп без икенче чирекне башладык. Һәр елда да 2нче чирек - минем өчен иң яаратканы. Ни өчен дисезме? Чирек башында ук укытучылар яныма килеп "Лалә, олимпиадалар җитә, әзерлек бара, барып кайтырбыз инде, яме?" дип, сиңа зур өметләр баглап сорый башлыйлар. Бу шундук күңелгә дәрт, көч өстәп җибәрә. Ничек инде ризалашмыйсың? Шулай итеп, күп кенә укытучыларга ышандырасың да, ахырдан гына нинди зур җаваплылык алганыңны аңлыйсын. Һәрбер фәннән вакытыңны бүлә-бүлә олимпиадаларга әзерләнү башлана. Укытучы белән икәүдән икәү генә калып уку, әзерләнү - бу үзе бер рәхәт. Аның ничек итеп синең өчен тырышканын, бар белемен генә түгел, күңелен дә бирә-бирә укытканын күрү - үзе бер бәхет. Иң кызыгы шул: олимпиадаларга берничә фәннән баргач, укытучылары да төрле-төрле була бит, алар "сугыша-сугыша" сине, синең вакытыңны бүлешәләр. Шулай гомер буе укып кына ятармын дип уйлыйсын да, шулай да теге дулкынландыргыч көннәр килеп тә җитә. Каушый-каушый укытучы абый-апаларның өметләрен аклар юлга чыгып китәсен. Эшләп кайткач, тагын да ныграк борчыла, үз-үзеңне тикшерә башлыйсын, дөрес булмаган җаваплар өчен үзеңне тиргисең, сүгәсен. Ә ахырдан барыбер шушы борчылуларның, тырышуларның, укуларның нәтиҗәсе була бит. Көннәрне саный-саный мәктәпкә киләсе "приказ-боерык" дигән шомландыра торган документны көтәсең. Ул боерыклар килә тора. Быел да мин җиде фән олимпиадасының муниципаль этабында катнаштым. Аларның өчесендә призлы урыным бар: рус теле буенча җиңүче, татар әдәбияты һәм хокук фәннәре буенча призер булдым. Узган ел исә рус теле, татар теле һәм татар әдәбиятыннан призер булган идем. Әлбәттә, барлык урыннарны да алып бетереп булмый бит (кешегә дә калдырырга кирәк). Укытучылардан күп кенә мактау сүзләре, котлаулар ишетеп туйганнан соң, минем өчен быелга болары да җитеп торыр дип мин олимпиадалар сезонын яптым. Икеннче чирекнең ахырында яңа ел бәйрәмнәре башланды. Аларга да ныклап әзерләнеп бәйрәмнәрне матур гына, күнелле итеп уздырып җибәрдек. Яңа 2017нче елга аяк бастык. Каникуллар бик тиз генә үтте дә, салкын кышкы көннәрдә яңадан җылы мәктәбебезгә җыелдык. Иң озын- өченче чирекне "бисмилла"бызны әйтеп башлап җибәрдек. Бу чирек исә 14нче, 23нче февраль, 8нче март бәйрәмнәре белән истә калды. Әлбәттә, мин олимпиададагы уңышларым белән генә чикләнеп калмадым.Республикакүләм төрле конференцияләргәгә барып, аларның икесеннән 1нче дәрәҗә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән кайттым. Районда үткәрелгән "Живая классика" бәйгесендә дә зур теләк белән чыгыш ясап кайттым. Анда Ганс Христиан Андерсенның "Девочка со спичками" әсәрен яттан сөйләп, 1нче урынны яуладым. Башка төрле иҗади бәйгеләрдә үземне сынап, призлы урыннар алдым. "Яшь журналист» буларак төрле чараларда катнаштым.

Мәктәбебездә соңгы кыңгырау да чылтырады. Шөкер, уку елын быел да "5" билгеләренә тәмамладым, димәк, мөгаллимнәремнең ышанычын акладым. Хәзер инде безне 92 көн ямьле җәй, эссе кояш, күңелле вакыйгалар көтә. Бу уку елына мин шулай җинел үткәне, уңышлы булганы өчен чиксез рәхмәтлемен. Киләсе елга уңышларым тагын да артыр, төп дәүләт имтиханнарын әйбәт кенә биреп чыгармын дип өметләнеп калам. Максат куеп, тырышып укысаң, ялкаулыкны җиңә белсәң, үз-үзеңә ышансаң бар да була: санарлык чебешләр аз булмый икән.

Лалә Кәримова,
Балтач районы,
Түнтәр урта мәктәбе.
https://vk.com/club125831295

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250