Ел саен Пионер туган көне уңаеннан, Түнтәр мәктәбе укучылары "Җәйге аҗаган" уенын үткәрергә табигать кочагына чыгалар.
Шунда күңелле ял да итәләр. Традицияне дәвам итеп, быел да шулай эшләделәр. Командаларга бүленеп туризм ярышларының күп төрләре буенча бил алыштылар, җиңүчене билгеләделәр. Ахырдан су буенда учак ягып, чәй кайнаттылар, салат ясадылар. Күңелле ял иттеләр.
Нет комментариев