Закирова Камилә “Алтын каләм” Республика фестивале җиңүчесе (фото)
Мәгариф

Закирова Камилә “Алтын каләм” Республика фестивале җиңүчесе (фото)

Бакый Зыятдинов исемендәге гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Закирова Камилә 26нчы июньнән 30нчы июньгә кадәр, XXII нче балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр "Алтын каләм" Республика фестивалендә катнашып, "Безопасность в сети интернет» номинациясендә җиңүче булып кайтты.

Афәрин, Камилә! Ул бу фестивальдә беренче генә тапкыр катнашуына карамастан, бик актив булып, үзен тиз арада таныткан, көне-төне мәкаләләр язып, газетлар чыгаруда зур роль уйнаган.

Камилә бик күп журналистлар, дәүләт хезмәткәрләре белән очрашып, бик тәэсирләнеп, ошатып кайткан бу фестивальне!

Алга таба да аңа бары тик уңышлар гына очрасын! Кем белә, бәлки нәкъ менә киләчәктә һөнәр сайлаганда шушы чара аңа дөрес юнәлешне күрсәтер. Камилә киләсе елга 11 нче сыйныфка бара бит!

250

Нет комментариев