Зур чарага нәни “делегат”лар да әзерләнә (фото)
Мәгариф

Зур чарага нәни “делегат”лар да әзерләнә (фото)

Татарстан Халыклары съезды алдыннан оештырыла торган чаралардан балалар бакчалары да читтә калмый.

Менә, мәсәлән, Балтач бистәсенең 2нче номерлы бакча балалары дуслыкка багышлап конвертлар әзерләде. Зурлар төркеменә йөрүче балалар күркәм бүләкләр эченә тагын бер бүләк салып, Кече Лызи балалар бакчасында тәрбияләнүче дусларына юллады. Кечкенәләр төркеменең әти-әниләре дә әлеге акциягә бик теләп кушылды. Нинди генә конвертлар барлыкка килмәде! Булдыралар да инде безнең әниләр, әтиләр!

250

Нет комментариев