Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Гыйлембану Зыятдиновага Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасы тапшырылды (+фоторепортаж)

Түнтәр авылында яшәүче Гыйлембану Зыятдин кызы Зыятдиновага 2 август көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыятенең баш агрономы Рәфкатъ Шәрәфетдиновнар юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Юбилярны тәбрикләргә бертөркем авылдашлары да килгән иде. Ак яулыклы апалар әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә, мул табын артына коръән ашына җыелганнар иде. Шуңа да табын хуҗасы кунакларны "Хәерле сәгатьтә йөрисез!" дип ихластан куанып каршылады.
Гыйлембану апа тумышы белән Түнтәр авылы кызы. "Балачагыбыз булмады, яшьлекне күрмәдек без..." дип тормыш юлындагы хатирәләре белән уртаклашты юбиляр.
- 3 классны тәмамлаган елны безне колхоз басуына билчән утарга алып чыктылар. Шул елдан башлап колхозда эшли башладым. Бөрбаш, Шәмәрдән, Арча якларыннан арба-чана тартып симәнә (семена) ташулар шактый эләкте. Әтием Кариле тау башына килеп каршы ала торган иде. Авыр хезмәттә үстек, ачлыгын-юклыгын кичердек. Ә 7 классны бетергән елны авылдагы 13-15 яшьлек балаларны ФЗӨгә алдылар. Безне Шәмәрдәнгә таба алып киттеләр. Анда товар поезды вагоннарына безне төркемнәргә бүлеп төяделәр. Сезне укырга җибәрәләр, дигәннәр иде, уку булмады ул, ә Казанда заводта авыр эшкә булды. Сугыш чоры Казанда заводта эшләп үтте. Башта өйрәнчек булып йөрсәк, соңга таба эшче булып санала башладык. 1948 елны авылга кайтып эшли башладым. 1949 елда Киров ягына бер елга торф чыгарырга җибәрделәр. Кая кушсалар, шунда бара торган идек. Аннан кайткач берничә ел Лаеш урманы кисәргә дип җибәрделәр. Иптәш кызым белән ике куллы пычкы белән утын кисә торган идек. 11 ел чамасы күчмә вагонда эшчеләргә аш пешереп, пешекче булып та хезмәт куйдым. Ә авылга әйләнеп кайткач хезмәт юлымны колхозда дәвам иттем. Үгез-таналар симертүдә, тавык-чебешләр үстерүдә эшләдем. Үз гомеремдә эшсез торган көнемне хәтерләмим! - ди Гыйлембану апа.
Шәхси тормышына килгәндә, кияүгә чыкса да, тигезлектә яшәргә насыйп булмаган Гыйлембану апага. Яшьләй бала белән ялгыз калып, кызы Әлфинурны берүзе тәрбияләп үстерә ул. "Тормыш авыр булса да, зарланырга яртамадым. Үз хәләл көчебез белән яшәдек. Авыр чакларым бик күп булды. Инде алар артта калды. Әлфинур кызымның өч кызы булды (кызганыч, берсе мәрхүмә инде). Менә хәзер берсеннән-берсе матур 5 оныкчыгым үсеп килә. Тормышларыбыз, табыннарыбыз мул, Аллага шөкер!" дип куанып гомер итә ул.
Оныклары да: "Әбиебез безнең төп терәк ул. Ул әле дә гел хәрәкәттә. Безне дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Шелтәләп тә ала, мактап та куя торган иде. Барысы өчен дә мең рәхмәт аңа!" диләр.
Бүгенге көндә юбилярыбыз кызы Әлфинур тәрбиясендә гомер итә. Үз тырышлыклары белән өйләренә ремонт ясап, каралты-кураларын яңартып тормыш алып баралар. Аларның ишегалдына килеп керү белән әкият иленә килеп эләккәндәй гүзәллеккә юлыгасың. Аллы-гөлле чәчәкләргә төренгән, җиләк-җимешләргә күмелгән бакча үзе үк биредә тырыш, эш сөючән хуҗалар яшәгәнен дәлилләп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250