Түбән Кенә авылында яшәүче Ильяс Галимула улы Галимуллинга 17 июль көнне 90 яшь тулды.
Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә Балтач муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Рафис Ильясов, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, "Игенче" авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы җитәкчесе Булат Зиятдинов килгән иде. Алар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путинның Котлау хатын һәм бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.


Чыганак: baltasi_official
Нет комментариев