Мәгариф ветераны Елизавета Федоровнага 90 яшьтулды (фото)
Мәрхәмәтлелек

Мәгариф ветераны Елизавета Федоровнага 90 яшьтулды (фото)

Иске Көшкәт авылында яшәүче Мартынова Елизавета Федоровнага 3 февраль көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Энҗе Муллагалиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәмзия Хәйруллиналарюбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Елизавета Федоровна күп еллар Иске Көшкәт башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирә. Бүгенге көндә балалары һәм оныклары тәрбиясендә яши.

250

Нет комментариев