Бер дә сүнмәс кебек яшәлгән
Гәүһәрия Габдуллина-Хисамова һәм мәрхүмнәрнең барлык балалары
Бер дә сүнмәс кебек яшәлгән
(Әтием Бәдегытдин Хисаметдин улы һәм әнием Зәкиябану Шакирҗан кызына багышлап)
Бер хис яши миндә куна-төнә,
Рәхәт тә ул була, моңсу да.
Бер белешми идем моңа кадәр,
Белешергә булдым монсында.
Бу хис минем әти-әниемә диеп,
Күңел түрен били күптәннән.
Ул кайтаваз кебек ишетелә
Кайтып-кайтып миңа үткәннәр.
Елый хәзер, диеп курыкмагыз,
Юк, еламыйм, моны көтмәгез.
Әти-әниемнең тормыш юлы аның
Яшь түгәрлек булып үтмәгән.
Сезнең салган эзләр һаман якты,
Сез утырткан агач һаман җимешле.
Сезнең белән бергә насыйп түгел,
Авыз итү җыйган җимешне.
Сезнең кадәр тормыш яратучы,
Җилкенүче юктыр яшәүдә.
Әйтерсең лә бер дә китмәс кебек,
Бер дә сүнмәс кебек яшәлгән.
Без яратабыз әти-әнием җаным,
Сагынуга гына юк чама.
Әти-әни төсен алып туган балаларга,
Дәвам итү юлы гына кала.
Гәүһәрия Габдуллина-Хисамова һәм мәрхүмнәрнең барлык балалары
Чапшар авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев