Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Васыйл Шәйхразиев Казан Мәръям Ана соборын торгызу һәм Болгар Ислам академиясен төзү проектларын тәкъдим итте

Балтачыбызда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев булып китте. Район мәдәният үзәгендә ул район активы, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.

Татарстан вице-премьеры сәфәренең төп максаты - район халкына Кремль территориясендә Казан Мәръям Ана соборын торгызу һәм изге Болгар җирендә Болгар Ислам академиясен төзү проектларын тәкъдим итү иде.

Объектларның төзелеш проектына "Яңарыш" фонды күзәтчелек итә. Фондның ике төп проекты - Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге Татарстаныбызның йөзек кашы булып тора.
Быел "Яңарыш" фонды республиканың рухи мирасларын торгызу белән бәйле яңа проектлар тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән елның 4 ноябрендә - Халык бердәмлеге көнендә «Болгар Ислам академиясе булдыру һәм Казан Мәръям Ана иконасы соборын яңадан торгызу турында»гы Указларга кул куйды. Бу ике тарихи объект халык акчасына торгызылачак дип хупланды.

- Болгар Ислам академиясе булдыру һәм Казан Мәръям Ана иконасы соборын торгызу - республика халкы өчен зур вакыйга булып тора. Традиция буенча мондый проектлар безнең илдә "бөтен җир шары" белән тормышка ашырыла. Биредә республиканың һәр кешесенең катнашуы мөһим. Кечкенә елгалардан зур диңгез барлыкка килгән кебек әлеге изге урыннарны торгызу теләге дә рухи үзәкләребезне яңартуга таба бер адым булып тора, - дип балтачлыларны да мөселманнар өчен мәгариф учреждениесе төзүгә һәм православие дине өчен иң изге булган соборны яңартуда үз өлешләрен кертергә чакырды Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары.

Залда утыручылар өчен әлеге тарихи объектларның проекты да презентацияләнде.

- Төзелеш эшләренә районыбыз халкы да бик теләп кушылыр, дип уйлым. Район советы, район башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакларын күчереп, Болгар Ислам академиясе төзелешенә һәм Казан Мәръям Ана иконасы соборын торгызуга үзләреннән өлеш кертте (Редакциябез коллективы исә беренчеләрдән булып изге эшкә ярдәм кулы сузды - Г.Г.). Әлеге эш алга таба да дәвам итәчәк, - дип белдерде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

21 майда, Идел Болгарстанында рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көнендә, Болгар Ислам академиясе төзеләчәк урынга беренче нигез ташы салынды. 21 июльдә исә Казан Мәрьям Ана иконасы православие соборын төзү урынында таш куелачак.
Фоторепортажны биредэ карый аласыз: http://baltaci.ru/tt/hbrl/item/13563

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250