Һиндстанда корсагында икенче баш үскән кызчык туган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Корсак янындагы баш тулысынча үсеш алмаган, аның колаклары һәм күзләре юк. Табиблар фикеренчә, әлеге "артык" игезәк ул баланы тормыш өчен кирәкле туклыклы матдәләрдән мәхрүм итә.
Джайпур хирурглары 4 сәгатьлек операция ясап, кызның ябышып үскән игезәген алганнар. Хәзер ул тернәкләнеп килә.
Нет комментариев