Татарстан Республикасыныӊ сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2015 ел - йөрәк кан тамырлары авыртуларына каршы көрәш елы дип игълан ителүе турында куп сөйләнелә.
Районда сәламәтлек саклау оешмалары ел дәвамында план-график буенча төрле чаралар үткәрә. Чираттагы шундый чараларның берсе Кенә фельдшер-акушерлык пунктында лекторий формасында үткәрелде.
Гомуми практика табибы Зиннәтуллина Г.И. пунктта 20 кешегә "Сәламәт кеше - сәламәт халык - сәламәт дәүләт" темасына лекция укыды һәм кан басымнарын үлчәде. Әлеге акция башка фельдшер-акушерлык пунктларында да планлаштырыла. Мондый чаралар үткәрү барлык халыкныӊ якынча 80%нда күзәтелә торган югары кан басымы авыруларын ачыклау өчен бик тә мөһим.



.jpg)
Нет комментариев