Күкрәк тамгасы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларында кимендә 20 тапкыр кан түләүсез тапшырган донорлар бүләкләнә
Татарстан Республикасы Хөкүмәте «Татарстан Республикасының Мактаулы доноры» күкрәк билгесен раслады. Премьер-министр Алексей Песошин имзасы белән тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Документтан күренгәнчә, күкрәк тамгасы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларында кимендә 20 тапкыр кан түләүсез тапшырган донорлар бүләкләнә. Шул ук билге 30 тапкырдан да ким булмаган кан плазмасын тапшырган донорларга бирелергә мөмкин.
Моннан тыш, күкрәк тамгасына 13 һәм аннан да күбрәк тапкыр кан тапшырган һәм кан плазмасын 20 тапкыр тапшырган кешеләр лаек була ала. Һәм, ниһаять, әлеге билгене алу өчен канны 13 тапкырдан да кимрәк тапшырырга була, әмма шул ук вакытта аның плазмасын тапшырырга – компонентларның гомуми санында 30 тапкыр.
Татар-информ
Нет комментариев