Татарстанда 2027 елга диспансеризация чараларын уздыруга акчаны арттыру планлаштырыла
Сәламәтлек

Татарстанда 2027 елга диспансеризация чараларын уздыруга акчаны арттыру планлаштырыла

Диспансериция «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә уздырыла

Татарстанда 2027 елда диспансеризация чараларын уздыруга, шулай ук онкологик авыруларны дәвалауга, социаль әһәмияткә ия медицина ярдәмен күрсәтүгә финанс чаралары белән тәэмин итүне арттыру планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова сөйләде.

Территориаль фондның 2027, 2028 һәм 2029 елларга бюджеты турында закон проекты беренче укылышта каралды.

2027 елда социаль әһәмияткә ия медицина ярдәменә, ягъни наркология, венерология юнәлешенә, туберкулез, психик авыруларны дәвалауга 8,1 миллиард сум акча юнәлдерелер дип фаразлана.

Паллиатив ярдәмгә – 760 миллион, ашыгыч медицина ярдәме машиналарын йөртүчеләргә һәм фтизиатрия хезмәткәрләренә өстәмә түләүгә – 338,6 миллион, аерым категория кешеләр өчен тешләрне протезлауга 184,5 миллион сум акча каралган.

Фонд керемнәре 2027 елда – 105,6 миллиард, 2028 елда – 112,8 миллиард, 2029 елда 117 миллиард сум булыр дип фаразлана. Өч елга чыгымнар керем дәрәҗәсендә.

Татар-информ


Нет комментариев