БИСМИЛЛЛА»СЫЗ ДОГА БУЛАМЫ?
Дога укый башлар алдыннан: "Бисмилләпир-рахмәнир-рахим", дип әйтергә кирәкме, юкмы? "Гафурур-рәхим" догасын укыр алдыннан әйтергә кирәкми, диләр.
Мөселман бәндәсе һәрбер эшен: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим", дип башларга тиеш. Һәрбер гамәлебезне "бисмилла" әйтеп башлау "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйм бу эшне", дигәнне аңлата бит. Аллаһыны бер һәм бар дип белеп, Аның...
БИСМИЛЛЛА»СЫЗ ДОГА БУЛАМЫ?
Дога укый башлар алдыннан: "Бисмилләпир-рахмәнир-рахим", дип әйтергә кирәкме, юкмы? "Гафурур-рәхим" догасын укыр алдыннан әйтергә кирәкми, диләр.
Мөселман бәндәсе һәрбер эшен: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим", дип башларга тиеш. Һәрбер гамәлебезне "бисмилла" әйтеп башлау "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйм бу эшне", дигәнне аңлата бит. Аллаһыны бер һәм бар дип белеп, Аның көч-кодрәтенә инанып, һәр эшне Аңа сыенып башкару күркәм-илтифатлы сыйфатлардан саналып, мактауга лаек булыр. "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим", дип башланмаган дога дога була аламыни инде. Ә менә хәрам булган, тыелган эшләргә тотынганда: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим", дип әйтү Аллаһыны мәсхәрәләү санала. Усал кешене дә бит: "бисмилла"сыз яралгансың", дип орышалар. Шулай булгач, әдәпле-әхлаклы булып яшик һәм Аллаһны олылауларыбызны телдән төшермик.
Тик кайбер догаларны "Бисмиллаһ" әйтмичә дә уку дөрес була. Мәсәлән: "Раббәнә" яки "Әллаһуммә" дип укылса.
ИКЕ-ӨЧ ХАТЕМГӘ БЕР ДОГА ҖИТӘМЕ?
Миңа хатем укырга җомга көнне 10-15 кеше сәдака бирә. 2-3 кешегә бер хатем укып, аерым-аерым дога кылырга ярыймы?
"Хатем" дигәнегезгә төшенмәдем. Бездә "хатем" дип тулы Коръән укуны әйтәләр. Әгәр шулай булса, һәрбер кешегә тулы Коръән укый алмассыз. Инде сәдака бирүчегә килгәндә, ул аны Аллаһы ризалыгы өчен дип бирергә тиеш. Әгәр шулай дога кыл, болай кыл, дия калса, сәдакасының әҗерен югалта. "Бәкара" сүрәсенең 264нче аятендә: "Әй, имаи әһеле, сәдакаларыгызның әҗерен миннәт кылып (берәүгә иткәй яхшылыкны һаман искә төшереп сөйләү, битәрләү) югалтмагыз", - диелгән. Һәм "Инсан" сүрәсенең 9нчы аятендә: "Без сезне фәкать Аллаһы ризалыгы өчен генә ашатабыз. Без сездән җавап итеп үзегезнең изгелек итүегезне өмет итмибез һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез", - дип әйтәләр", - диелгән.
Әгәр тулы Коръән укып хатем кылыр өчен булса, ул чагында эш башка. Әмма бу сез әйткән сәдакаларга ничек дога кылсагыз да Аллаһы кабул кылса, савабы булыр.
Габделхак Саматов (1930-2009)
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев