Габделхак Саматовтан кайбер сорауларга җаваплар
Татарстанда ислам динен, татар халкы традицияләрен дәвам итүгә, торгызуга зур өлеш керткән Мәрҗәни мәчете баш имамы һәм Татарстанныӊ Баш казые булып озак еллар эшләгән Габделхак Саматовныӊ (1930-2009) сорауларга җавапларын бирүне дәвам итәбез.
Мин "Туган як" гәзитеннән бер язма җибәрәм. Аңда: дингә реформа кертергә кирәк, диелгән. Бу дингә каршы бару түгелме?
Дингә реформа ясарга мөмкин түгел. Ул сүзне икенче төрле аңларга кирәк. Ягъни: Коръән укыганда, дога кылганда ялгышлыкларны төзәтү, дип. Аллаһ Тәгалә хак юлдан аермаса иде.
Авылда имам гарәпчә язуны белмәсә, ул кешедән башка имам булырга кеше дә булмаса, урыс хәрефләре белән язган хөтбә укып җомга намазы укыта аламы?
Укытырга теләгән кешене бит өйрәнүдән беркем дә, бернәрсә дә тыймый. Һәркем үзенең өстенә алган Вазыйфасының җаваплылыгын да белергә тиешле. Башка кеше булмаса, шарты килгән җирдә укытсын. Юк икән, ул чагында шарты килгән урынга барып җомга намазын шунда укысыннар.
Бездә дин белән дәүләт аерылган. Шулай да дәүләт тарафыннан динебезне үстерү өчен нәрсә эшләнә?
Бездә дин дәүләттән аерылган. Тик үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, теләгән кешегә динне үзе теләгәнчә тотарга рөхсәт ителде. Йәчетләр салу да, мәдрәсәләр ачу да ирекле.
Көндезге намазларны җәмәгать белән укыганда, мөктәди кыйраәтне укырга тиешме, яки имам укыган кифаяиеме? Бу турыда бәхәс тукталмый.
Бу сорауларга җавап итеп Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрен китерәм: "Берәүгә берәү имам булган икән, шул имамның кыйраәте намаз укучы кешегә кыйраәт санала." "Сиңа имамның кыйраәте җитә кычкырып укыса да, яшерен укыса да".
Имам "алмаштыручы" дигән мәгънәдә. Имам бер кешегә имам була икән, ул кешенең намазын үзенә йөкләп алучы булып санала. Әгәр ул намазын күркәм кылса, үзе өчен дә, оеган кеше өчен дә күркәм була. Әгәр дә намазны җиренә җиткермәсә, үзенә зарары бар, ә оеган кешегә зарары юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев