"ЛӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺ" КӘЛИМӘСЕНЕҢ МӘГЪНӘСЕ
"Лә иләһә илләллаһ" - "Аллаһтан башка табына торган зат юк" мәгънәсендә. Бу инде гарәпчә әйтелгән сүзләр. Яхшы сүз, ягъни иман кәлимәсе - лә иләһә илләллаһ.
Шулай ук Аллаһны зикер итә торган: "Әллаһү әкбәр, сүбехәналлаһ, әлхәмдүлилләһ, лә хәүлә вә лә куввәтә", -намаз артыннан әйтә торган яхшы сүзләр. Иман кәлимәсе исә беренче урында. Болар - Аллаһның берлеген таныган мөселман әйтә торган сүзләр. Шуңа күрә дә аятьтә әйтелә: "Иман кәлимәсен әйтеп, изге гамәлләр кыла торган кеше яхшы агач кебек, ягъни хөрмә агачы кебек". Хөрмә агачының бөтен җире файдалы, кәүсәсеннән алып тамырына кадәр, җимеше баллы. Һичбер нәрсәсе калдырылмый, шуңа күрә мөселман кеше яхшы агач кебек. Ягъни аңардан гел яхшылык кына көтелә. Ә инде начар сүз - кяфер кеше, ягъни Аллаһка ширек ката торган кеше сүзе. Ьәм кяферләр начар агач кебек. Аның һәр җире кешеләргә зыянлы. Үзе чәнечкеле, тәме тәмсез, кыяфәте дә ямьсез була.
"Изгеләр" дип Аллаһ Тәгаләгә иман китереп, Аның кушканнарын тиешенчә үтәп яшәгән, фәкать саваплы гамәлләр кылган, Аллаһ Тәгалә каршысында бөек дәрәҗәләргә ирешкән затларны атыйлар. Андый бәндәләре турында Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: "Аллаһ дусларына һич куркыныч юк һәм алар хәсрәттә калмаячаклар. Алар иман китереп, һәрвакыт Аллаһыга тәкъвалык кылдылар, ягъни фәхеш, хәрам эшләрдән, бидгать, хорафәт гамәлләрдән һәрвакыт сакландылар, вә фарыз, вәҗиб, сөннәт гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә үтәделәр. Ачарга дөньяда да, ахирәттә дә шатлыктыр. Аллаһ сүзләре хак. Ул ни әйтсә, шул була, Аллаһыга дус булу - мәңге бәхеткә ирешү" (Юнчы "Йуныс" сүрәсе, 62-63-64нче аятьләр).
"МӘКРУҺ" СҮЗЕНЕҢ МӘГЪНӘСЕ
Шәригатьтә "мәкруһ" сүзе бер эшне эшләүгә караганда аны эшләмәү хәерлерәк икәнен аңлата.
Мәкруһ ике төрле була: тәнзиһи һәм тәхрими.
Мәкруһ тәнзиһи - андый эшне эшләүгә караганда эшләмәү хәерлерәк.
Мәкруһ тәхрими - андый эшне эшләү хәрамга якын, ягъни бөтенләй тыела.
Ислам динен калдырып башка дингә күчүгә килгәндә, ул мәкруһ дип аталмый, бәлки мөртәтлек, Ислам диненнән чыгу була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев