Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы

"ЙӘСИН" ТУТЫРУ

Кайберәүләр урыс хәрефләре белән басылган китапларга багып, кешеләргә "Йәсин" тутыралар. Ярамый, дигәч, мине гаепләделәр. Бу турыда да аңлатсагыз иде. Мин үзегез өчен тутырыгыз, дидем. "Үзегез өчен урыс хәрефләре белән язылган китаптан хатем укырга ярый", - дип әйттем.

Урыс хәрефе, татар хәрефе, гарәп хәрефе, дигәнчегә кадәр, иң беренче, "Йәсин" тутыру, дигән сүзнең нәрсәне аңлатуын ачыкларга кирәк. Бу нәрсә шәригатьтә бармы? Аны бар дип әйтүчеләрнең дәлилләре нинди? Коръәндә Аллаһы Тәгалә: "Йәсин" тутырыгыз, дип әйттеме, әллә хәдистә Аллаһының Расүле шулай дидеме? Әгәр дә шундый дәлил булмаса, бу нәрсә шәригатьтә юк, дигән сүз. Икенчедән, әгәр дә инде кеше Коръән укый икән, әлбәттә, гарәп хәрефләре белән һәм дә тәҗвид кагыйдәләре буенча укыса, дөресрәк була. Әгәр дә кешенең, гарәп хәрефләре белән өйрәнергә мөмкинчелеге юк, тәҗвидне дә заманында үзләштерә алмаган, ә хәзер зиһене җитмичә, шул мөмкинлекне үзендә булдыра алмый икән, әлбәттә, бу кеше урыс хәрефләре белән булса да укып, Аллаһы Тәгалә каршындагы Вазыйфасын үтәргә мәҗбүр. Мисал өчен, намаз укыган вакытта шулай ятлаганнарны укыса була, чөнки башкача булдыра алмый. Ләкин инде намаздан тыш ниндидер фарыз булмаган нәрсәне үтим, дип хаталар кылып, үзеңә гөнаһ җыеп йөрү дөрес түгел.
Габделхак Саматов (1930-2009).
Фото: /dagvat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250